ТОП-50 лучших книг в жанре Книги на татарском языке
bannerbanner

Книги на татарском языке - ТОП 50 лучших книг

Отображать сначала: популярныеновыеТОП лучших книг
Отколотое зеркало / Китек көзге
4
Күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллин әлеге китабында укучыларга бәяннарын һәм хикәяләрен тәкъдим итә. Моңа кадәр мәҗмугаларына кертелмәгән «Китек көзге», «Итле пәрәмәч», «И карак» бәяннарында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләрен калкытып куйса, «Кияү», «Мәкер» әсәрләрендә, күпсанлы җитди һәм шаян хикәяләрендә, кеше, туган халкын, телен хөрмәт итсә, мәхәббәттә пакь һәм ихлас булса гына, тулы бәхеткә ирешә ала, дип раслый. Реаль шәхесләрне сурәтләгән «Гомер тәлгәшләре» ндә ул туганнары, авылдашлары белән таныштыра, үзе әйткәнчә, «истәлекләр урамы» на сәяхәткә чакыра.
Дуслар җыры / Песня друзей
4
Балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары белән танылган Рафис Корбан бу китабында шигърият сөючеләр өчен яңа яктан – тәрҗемәче буларак ачыла. Җыентыкта аның тәрҗемәсендә ике дистәдән артык шагыйрьнең әсәрләре урын алды. Китап шулай ук тугандаш халыкларның әдипләре иҗаты белән таныштыру җәһәтеннән дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Күңелемнең иләс-миләс чагы…
3
Әлеге китап - Дилбәр Исраеваның беренче шигырьләр җыентыгы. Бу җыентыкта авторның 2014 елдан 2023 елга тиклем язылган шигырьләре тупланган. Аларда яшь шагыйрәнең туган якка, якыннарына, тормышка булган мәхәббәте, уй кичерешләре, борчулары чагыла. Бу шигырьләр шигъри җанлы булган беркемне дә битараф калдырмый: алар уйландыра, сокландыра, сагышландыра. Авторның кабатланмас иҗаты сезнең дә күңелләрегезгә хуш килер дип ышанабыз.
Язмышны язам / Пишу судьбу
3
Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Зәйнәп Биишева, Рәми Гарипов исемендәге премияләр иясе Хәсән Назар – бүгенге башкорт шигъриятенең дәрәҗәсен билгеләүче олпат шагыйрьләрнең берсе. «Язмышны язам…» исемле әлеге китабына шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелде. Уйлары тирән, рухы югары шагыйрьнең әсәрләре милли аһәң, дөньяга фәлсәфи караш белән сугарылган.
Муса Җәлил поэтикасы / Поэтика Мусы Джалиля
3
Күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның бу китабы Ватаныбызда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906–1944) киң колачлы шигърияте, фронт лирикасы һәм атаклы «Моабит дәфтәрләре» нең поэтик лингвистикасын, сүз куллану алымнарын, гомумән, тел-стиль үзенчәлекләрен тулаем өйрәнүгә багышлана. Китапка авторның дүрт дистә ел дәвамында газета-журналларда, төрле җыентыкларда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән әдәби-гыйльми, фәнни-публицистик мәкаләләре, кандидатлык, докторлык диссертацияләренә, яңа күзәтү-эзләнүләргә, ачыш-табышларга нигезләнеп язган хезмәтләре тупланды, библиографик белешмә бирелде, чыганаклар күрсәтелде. Авторның әлеге монографик хезмәте укучыларга, студентларга, укытучыларга, тел-әдәбият галимнәренә һәм, гомумән, каһарман-шагыйребез…
Балалар өчен җырлар / Песни для детей
3
Композитор Сәйдә Вәлидинең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән балалар өчен җырлары туплап бирелде. Җыентык балалар бакчалары, музыка мәктәпләре һәм училищелары өчен тәкъдим ителә.
Беренче дәрес / Первый урок
3
Стихи Мусы Джалиля на татарском языке.